Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 февраль , 23:04

Ташкынга һәм янгынга әзерләнер вакыт җитеп килә

Радий Хәбиров язгы ташуга һәм янгын хәвефсезлеге сезонына әзерлек буенча Русия Хөкүмәте киңәшмәсендә катнашты.

https://glavarb.ru
Фото: https://glavarb.ru

Бүген, 9 февральдә,  Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров язгы ташуга һәм янгын хәвефсезлеге сезонына әзерлек буенча Русия Хөкүмәте киңәшмәсендә видеоэлемтә режимында катнашты. Аны ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев үткәрде.

Росгидрометның якынча фаразы буенча, ил территориясенең күпчелек өлешендә явым-төшем нормадан артып киткән дә инде. Шул ук вакытта февраль ахырында һәм мартта илнең Европа өлешендә температураның кискен сикерешләре булырга мөмкин, бу үз чиратында су күләменең күтәрелүенә китерергә мөмкин.

Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Кириллов язгы ташуны хәвефсез үткәрүгә сусаклагычларны әзерләү һәм кисәтү чараларын үтәү турында сөйләде.

Шунысын да билгеләргә кирәк, Башкортстанда 2025 елда ташкын уртача күпьеллык күрсәткечләрдән иртәрәк – 17-20 мартта башланган иде. Барлыгы 28 муниципаль берәмлектә су басуның 63 очрагы теркәлде, аларда 122 торак йорт һәм 341 йорт яны территориясе, шулай ук 38 юл участогы зыян күрде.

2026 елда республикада Буй елгасы бассейнында кар капламындагы су запасы нормадан 44 процентка күбрәк, ә Агыйделдә – нормадан азрак.

Янгын хәвефсезлеге сезонына килгәндә, Хөкүмәт Рәисе урынбасары әйтүенчә, узган ел ут таралган мәйданнар саны ике тапкырга диярлек кимегән. Урман янгыннарын кисәтүгә һәм аларга каршы көрәшкә ил Хөкүмәте 2025 елда 20 млрд сумга якын акча бүлгән. Быел финанслауны 7 млрд сумга арттырганнар.

Дмитрий Патрушев искә төшергәнчә, Русия Президенты Указы нигезендә 2030 елга урман янгыннары мәйданын ике тапкырга киметү бурычы куелган. Моннан тыш, быел янгыннарның 85 проценты ачыкланганнан соң беренче тәүлектә сүндерелергә тиеш.

Башкортстандагы табигый янгыннарга вакытында җавап бирү өчен 7,5 мең кешедән һәм 1 меңнән артык техникадан торган көчләр төркеме әзерләнгән.

– Бездә быел язгы ташу гадәттәгедән иртәрәк – апрельнең беренче декадасында түгел, март ахырында булырга мөмкин дигән фаразлар бар. Узган ел иртә ташкын аркасында Инзәр елгасында боз тыгыннары барлыкка килде, нәтиҗәдә Архангель районында шәхси йортларны су басты. Мондый хәлләргә юл куймау мөһим. Янгын хәвефсезлеге чорына да алдан әзерләнергә кирәк. Шактый зур, күләмле бурычлар тора. Бу максатларга тиешле федераль акчалар алдык, шулай ук республика бюджетына да акча салынды. Соңгы ике елда янгыннар буенча хәлнең шактый тотрыклы булуын билгеләргә кирәк, – диде киңәшмәдән соң Радий Хәбиров.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас