Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 февраль , 11:33

Без фәнни-технологик үсеш рейтингында – җиденче урында

Башкортстанда фән белән кызыксыну арта. 

https://vk.com/kampusufa
Фото: https://vk.com/kampusufa

Башстаттан хәбәр итүенчә, Башкортстан фәнни-технологик үсеш милли рейтингында 7нче урынны алды.

Республиканың дүрт югары уку йорты – Башкорт дәүләт медицина университеты, Уфа дәүләт нефть-техник университеты, Уфа Фән һәм технологияләр университеты һәм Башкорт дәүләт аграр университеты “Приоритет-2030” программасы җиңүчеләре статусын расладылар.

Инновацияле инфраструктура яңа Вузара кампуста үсә, анда инде 10 заманча лаборатория ачылган.

Башкортстан галимнәренең яртысыннан күбрәге – яшьләр. Республиканың 4493 фәнни хезмәткәренең 50 проценты – 39 яшькә кадәрге белгечләр.

Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча илдә заманча кампуслар челтәре булдырыла. 2030 елга илдә 25 кампус барлыкка килергә тиеш. 2036 елга аларның саны 40ка кадәр җитәр дип күзаллана.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас