Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 февраль , 15:05

Фәнни турлар бик популяр

Узган елда Башкортстанның фәнни-популяр турларында 53 меңнән артык кеше катнашкан.

Фәнни турлар бик популяр
Фәнни турлар бик популяр

Узган елда Башкортстанның фәнни-популяр турларында 53 меңнән артык кеше катнашкан. Әлеге проект Русия Федерациясенең унъеллык фән һәм технологияләр инициативасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Барлык маршрутлар Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусы мәйданчыгында башлана, аннан катнашучылар алдынгы лабораторияләргә, югары технологияле предприятиеләргә һәм уникаль табигать объектларына юллана.

- Безнең фәнни-популяр турлар - ул фундаменталь белем һәм әйләнә-тирә дөнья арасындагы җанлы күпер. Без фәнне күрсәтеп кенә калмыйбыз, без һәр катнашучыга Башкортстанның лаборатор инструментариен, шулай ук уникаль табигый һәм мәдәни мирасын кулланып, вакытлыча тикшеренүче булырга мөмкинлек бирәбез, - дип ассызыклады «Башкортстан Республикасы фәнни-мәгариф үзәгенең идарәче компаниясе» директоры Наталия Латыйпова.

Башкортстанда фәнни-популяр туризмның 9 уникаль маршруты уңышлы эшләп килә. Куелган югары планка федераль дәрәҗәдә объектив расланды -республика проектлары илнең иң яхшы 15 программасына керде.

- Башкортстанның фәнни-популяр турларына Югары Федераль бәя бирү - безнең төбәкнең Русиядә фәнни агартуны җәлеп итү нокталарының берсе булуын тану . Шунысы мөһим, проект фәннең казанышларын күрсәтеп кенә калмый, бәлки, һәркемгә үзен тикшеренүче итеп тоярга мөмкинлек биреп, аңа җәлеп итә дә. Фән һәм җәмгыять арасындагы шундый җанлы диалог - фән һәм технологияләр унъеллыгы максатларын тормышка ашыруда төп элемент. Республиканың уңышлы тәҗрибәсе башка төбәкләргә дә таратылыр дип ышанам, - диде Башкортстанның Фән һәм югары белем бирү буенча Дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина.

 

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас