Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 февраль , 19:46

Ясалма интеллектны үстерү буенча комиссия оештырылачак

Республика дәүләт идарәсенең Санлы үсеш министры Геннадий Разумикин төбәктә нейрочелтәрләрне үстерү планнары турында җиткерде.

Ясалма интеллектны үстерү буенча комиссия оештырылачак
Ясалма интеллектны үстерү буенча комиссия оештырылачак
Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендәге төбәк Хөкүмәте утырышында дәүләт һәм муниципаль идарә системасына ясалма интеллект кертүне киңәйтү мәсьәләләре каралды.
Республика дәүләт идарәсенең Санлы үсеш министры Геннадий Разумикин төбәктә нейрочелтәрләрне үстерү планнары турында җиткерде. 
- Русия Хөкүмәте «Ясалма интеллект дөньясына сәяхәт» конференциясе йомгаклары буенча Русия президенты йөкләмәләрен үтәү кысаларында 1 июньгә кадәр ясалма интеллектны икътисадка, социаль өлкәгә һәм дәүләт идарәсенә кертүнең милли планын әзерләргә тиеш. Документ шул исәптән бу технологияләрне үстерү өчен артык административ киртәләрне киметүне дә күз уңында тотачак. Барлык төбәкләрдә дә ясалма интеллектны үстерү һәм гамәлгә кертү буенча комиссияләр төзелергә тиеш, - диде Андрей Назаров.
 
БР Хөкүмәте сайтыннан.
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас