Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 февраль , 13:41

Тугызынчы класс укучысы файдаланган корал уенчык булган

Ул йомшак пулялар белән ата.

Тугызынчы класс укучысы файдаланган корал уенчык булган
Тугызынчы класс укучысы файдаланган корал уенчык булган
Тугызынчы класс укучысы кулланган корал, чынбарлыкта, уенчык булып чыккан. Бу хакта хокук саклау органнары чыганагына таянып, "Подслушано в Башкирии" телеграм-каналы хәбәр итә. Мондый уенчык автомат маркетплейсларда 760 сумга сатыла. Тасвирлауга караганда, уенчык кешегә зыян салмый торган йомшак пулялар белән ата.
Билгеле булуынча, БР Тикшерү комитеты Уфа мәктәбендә булган ЧП буенча җинаять эше кузгаткан. Шулай ук республика җитәкчесе Радий Хәбиров ЧП буенча рәсми аңлатмасын бирде. 
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас