Яңалыклар
3 Февраля , 06:03

Суытып алачак

Салкын һава торышы республикада озак тормаячак.

Суытып алачакСуытып алачак
Суытып алачак
Башкортстан гидрометеорология үзәге фаразларына ярашлы,  агымдагы атнада республика җирлегендә һава торышының үзгәрүе көтелә. 3- 4 февральдә   урыны белән көчле кар явачак, буран чыгачак, юлларга көртләр өеләчәк, бозлавык пәйда булачак. 
5 февральдән республикага Арктика салкыннары бәреп керүе сәбәпле күп районнарда 23-28, урыны белән 33 градуска кадәр суытачак. Көндез- 15,-20.
Салкын һава торышы республикада озак тормаячак, атна ахырына температура уртача нормага җитәчәк.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас