Министрлык белдерүенчә, мессенджерда 1,5 млн. санлы ID булдырылган. Алар башка эшләрдән тыш, бөтен Русия буенча 40 мең кибетттә 18+ товарларын сатып алуда балигълык яшенә җитүне раслау мөмкинлеген бирә. Мессенджер белән файдаланучылар QR-код файдаланып 600 мең шундый сатып алулар ясаган.
Шулай ук Дәүләт хезмәте (Госуслуги) порталын 12 млн. файдаланучы Мах кодын порталга керү өчен өстәмә саклану чарасы сыйфатында файдалана, мессенджерга исә күрсәтелгән хезмәтләр статусы турында 160 миллионнан артык белдерү җибәрелгән. 1,6 миллионнан артык кеше Күпфункцияле үзәк (МФЦ) чат-ботын консультацияләр өчен файдалана, ә Мах аша МФЦга кабул итүгә 540 мең тапкыр язылганнар.
Мәгариф өлкәсендә Сферумда "Госуслуги. Моя школа" кушымтасын 2 млн.-га якын кеше файдаланса, 20 миллионнан артык укучы, укытучы һәм ата-ана мәктәп чатларында аралаша, вузлар чатларында исә 1 миллионнан артык студент тора.
https://mgazeta.com/news/novosti/2026-02-02/v-mintsifry-rasskazali-kakimi-gosuslugami-rossiyane-polzuyutsya-v-messendzhere-mah-4561320