Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 февраль , 14:28

Эксперт фикере: БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев

Дәүләт Җыелышы Башкортстан Республикасы Башлыгы Юлламасының тормышка ашыру планы белән таныштырачак.

Эксперт фикере: БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев
Эксперт фикере: БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев
БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев  парламентның даими комитетларына Башкортстан Башлыгы Юлламасын гамәлгә ашыру планын төзергә кушты.
"Республика Башлыгының юлламасы дәүләт сәясәте өстенлекләрен билгели һәм закончылык эшенә юнәлеш бирә. Әлеге көннәрдә депутатлар юристлар белән берлектә документны анализлау белән шөгыльләнә. Куелган бурычларның берсе  дә игътибар үзәгеннән төшеп калмаска тиеш. Һәр положениесе закон базасы белән ныгытылырга тиеш. Бурычларның зур комплексы махсус хәрби операция максатларына ирешүгә бәйләнгән. һәм алар технологик куәтне көчәйтү һәм пилотсыз очу аппаратларын арттыру гына түгел. Безнең өстенлекле юнәлеш -  кешеләргә карата кайгыртучанлык күрсәтү, МХОда катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен комплекслы социаль яклау, ветераннарның тыныч тормышка интеграциясе, яралы сугышчыларга аерым ярдәм күрсәтү.
Шул ук вакытта фронт һәм республиканың тотрыклы үсеше арасындагы балансны тәэмин итү мөһим. "Барысы да җиңү өчен" принцибы социаль-икътисади бурычларны арткы планга күчерми. Депутатлар торак төзелешенә, инвестицияләр җәлеп итүгә һәм инфраструктура проектларын тормышка ашыруга бәйле мәсьәләләрне тикшерәчәк.
Юлламаны гамәлгә ашыру планы парламентның ел ахырына кадәр көнүзәк эшен билгеләячәк",- дип белдерде БР Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев.
 
Фото: БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай сайтыннан.

 

Автор: Кадикова Резида
Читайте нас