Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 февраль , 20:00

Башкортстанда Башлык грантларының беренче конкурсына гаризалар кабул ителә

Бәйгедә коммерцияле булмаган оешмалар катнаша.

Башкортстанда Башлык грантларының беренче конкурсына гаризалар кабул ителә
Башкортстанда Башлык грантларының беренче конкурсына гаризалар кабул ителә
2 февральдән 3 мартка кадәр үзеңнең социаль проектны тәкъдим итәргә була. Башкортстанда 1 елдан артык теркәлгән һәм эшләүче коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала. Шул ук вакытта коммерцияле булмаган оешмаларны гамәлгә куючылар хакимият органнары булырга тиеш түгел. Бер оешма бер генә гариза бирә ала.
Грант күләме 2,5 млн сумга кадәр тәшкил итә. Проект 2026 елның 1 июненнән 2027 елның 31 маена кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш.
Төп 10 юнәлеш арасында - гаиләгә ярдәм итү, мәдәният, спорт, экология, фән, тарихи истәлекләрне саклау һәм башка социаль әһәмияткә ия өлкәләр. Барлык мәгълүматны, конкурс турындагы нигезләмәне һәм онлайн-гаризаны рәсми сайттан табарсыз.
БР Башлыгы грантлар фонды матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 4 февральдә хезмәткәрләр онлайн-очрашу уздырачак. Нечкәлекләре-сайтта һәм рәсми төркемдә.
Гаризалар 3 мартта 17.00 сәгатьтә кабул ителә.
2025 елда фонд 196 млн сумлык 155 проектка ярдәм иткән. 2020 елдан башлап республиканың 55 районыннан барлыгы 990 проект грантлар алды.
 
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас