Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 февраль , 20:38

Ятимнәр йортлы булды

2025 елда Башкортстанда 947 ятим баланы торак белән тәэмин иткәннәр.

Ятимнәр йортлы булды
Ятимнәр йортлы булды

 

 2026 елда Башкортстанда инвалидларны, инвалид балалы гаиләләрне, шулай ук ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү буенча системалы эш дәвам итәчәк. 3,136 млрд сум күләмендә финанслау кимендә 824 кешегә торак мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Башкортстан Республикасы төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Артем Ковшов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров янындагы оператив киңәшмәдә хәбәр итте. 2025 елда ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торак мәсьәләсен хәл итүгә федераль һәм республика бюджетларыннан 2,8 млрд сум акча юнәлдерелде. Шуның нәтиҗәсендә 947 кеше яңа торак ала алды. Федераль ярдәм шулай ук 2005 елның 1 гыйнварына кадәр исәпкә баскан сәламәтлекләре мөмкинлекләре чикләнгән торакка мохтаҗ кешеләрне дә үз эченә ала. Узган ел бу максатларга 48,2 млн сум юнәлдергәннәр. Бу 23 кешегә торак мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирде.

Чыганак: glavarb.ru

Автор: Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас