Уфа шәһәрендә бушлай “Эшелон” спектаклен күрсәтәчәкләр.
“Театраль Идел буе” фестиваленең төбәк этабының финалчылары хәйрия спектакле күрсәтәчәк.
10 февраль көнне Уфа шәһәрендә яшь коллективлар арасында үткән театр фестивалендә финалга чыгучы “Башкортстан” концерт залының “Лика” театры Михаил Рощин әсәре буенча куелган “Эшелон” спектаклен күрсәтәчәк.
Спектакльдә вакыйгалар тарихи фонда бара. Һәр персонаж – ул тере тарих. Чыгалмастай хәлләрдә дә ничек кешелелекне саклап калырга? Үзеңнең курку һәм шикләнү лабиринтыннан ничек юл табып чыгарга?
Режиссер Анжелика Рамазанова. Төп рольләрдә: Данилова Татьяна, Мөлекова Камилла, Канзафаров Денис, Хрущев Арсений.
Хәйрия спектакле “Башкортстан” концерт залында үтәчәк.
Чара бушлай.
Теркәлү : https://rcntrb.timepad.ru/event/3792376/#register сайтында.
“Театраль Идел буе” фестивале беренче тапкыр 2019 елда Идел буе федераль округында тулы вәкләтле вәкил Игорь Комаровның тәкъдиме буенча үткәрелде. Быел ул җиденче тапкыр үткәрелә.