Укулар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров грантлары конкурсында җиңгән «Урман сагында дозор — яңа мөмкинлекләр» проекты нигезендә оештырылды. Дәресләрне Уфа урман-техник техникумы укытучылары үткәрде. 12 гыйнварда башланган программа үз эченә теоретик өлешне дистанцион өйрәнүне һәм техникум базасында гамәли күнекмәләр үзләштерүне алды.
Республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, белгечләрне әзерләүгә комплекслы якын килү кулланыла.
«Тыңлаучылар арасында урман хуҗалыгының штатлы хезмәткәрләре дә, ирекле янгын сүндерүчеләр — авыл биләмәләре башлыклары, махсус техника йөртүчеләр дә бар. Нәкъ менә шундый күпкырлы әзерлек эшнең җайга салынуын гарантияли. Бу янгын чыганакларын иртә стадиядә сүндерергә һәм урман фондына зыянны киметергә мөмкинлек бирәчәк», — диде министр.
Фото: БР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.