Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 гыйнвар , 14:45

Кунаклар Чишмә маен югары бәяләде

Заманча предприятие тәүлеккә мең тоннага кадәр май культураларын эшкәртә.

Кунаклар Чишмә маен югары бәяләде
Кунаклар Чишмә маен югары бәяләде
"КЕЧЕ ВАТАН - РУСИЯ КӨЧЕ" III Бөтенрусия муниципаль форумына бөтен ил буенча җыелган җирле үзаидарә вәкилләре делегациясе  "Муниципаль үсеш: яңа үсеш драйверлары" темасы чикләрендә Чишмә май сыгу заводынды булды.
Кунаклар "Сигма" агрохолдингына кергән предприятие белән танышты. Әлеге заманча предприятие тәүлеккә мең тоннага кадәр май культураларын эшкәртә.  Май тазарту цехында көненә 300 тоннадан артык май җитештерелә.  Завод шулай ук биоягулык өчен гранулланган кибәк һәм терлек өчен шрот җитештерә. Бу калдык-постыксыз җитештерүне тәэмин итә.
Чит илләргә товар озатуда да предприятиенең уңышлары бар. 2021 елдан алып завод Кытайга продукция озата. Былтыр КХРга 14,6 мең тонна рапс мае озатылган. Шулай ук Чишмә шроты һәм кибәге Латвия һәм Беларуська озатыла.
Югары технологияләр файдаланып яңартылган һәм импортка эшләүгә йөз тоткан әлегедәй җитештерү мәйданнарының муниципалитетлар үсеше өчен драйверларга әверелүенең бер мисалы.
Әлбәттә, кунаклар Чишмә маен  тәмләп карамыйча калмады. "Майны тәмләп карагач бала чакка кайткандай булдым",- диде Кырымның Красногвардейский районы башлыгы Ольга Петрова.
 
"Башинформ" буенча.
 
#МАЛАЯ_РОДИНА_СИЛА_РОССИИ2026  #Республика_Башкортостан_Уфа #ВАРМСУ
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас