Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 гыйнвар , 13:01

Февраль ничек башлана?

Кыш уртасы. Кимен куймас!

Февраль ничек башлана?
Февраль ничек башлана?

Кыш уртасы. Кимен куймас!

 

Башгидромет белгечләре, Русия Гидрометүзәге мәгълүматларына нигезләнеп, февральдә республикада нинди һава торышы булырына фаразлар ясады.

"Февральдә уртача һава температурасы төбәктә нормага якын (норма -11,7 градус) көтелә. Айлык явым-төшем дә нормага якын булыр дип көтелә (норма 20-40 мм)», - диелә синоптиклар хәбәрендә.

Шул ук вакытта бүген республиканың төньяк яртысында кар, көндез урыны белән көчле буран, бозлавык, юлларда кар көртләре, сырынтылар, бозлавык булу ихтимал. Башкортстанның көньяк яртысында явым-төшем юк.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле. Көндез температура -3, -8 градус.

Шимбә, 31 гыйнварда, республиканың төньяк яртысында янә кар явачак, урыны белән буран, бозлавык, юлларда кар көртләре, сырынтылар, бозлавык хасил булыр.

Көньяк яртысында сизелерлек явым-төшем юк. Көньяк чиректә җил уртача, урыны белән кискен. Төнлә -6, -11 градус, аязытканда -16, көндез -3, -8 градус.

Якшәмбе, 1 февральдә, урыны белән бераз кар явачак, төньяк-көнбатышта уртача кар явачак. Көньяк чиректә җил уртача, урыны белән кискен. Төнлә -6, -11 градус, аязытканда — 16, көндез -3, -8 градус.

 

 

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас