Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 гыйнвар , 12:07

Алар хәтердә сакланырга тиеш!

Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы -Корылтайга Мөрәҗәгатьнамәсендә Башкортстан Башлыгының СВО чорында республика халкының хәрби һәм хезмәт батырлыкларын мәңгеләштерү чаралары турындагы Указын әзерләргә кушты.

Алар хәтердә сакланырга тиеш!
Алар хәтердә сакланырга тиеш!

Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгының СВО чорында республика халкының хәрби һәм хезмәт батырлыкларын мәңгеләштерү чаралары турындагы Указ әзерләргә кушты. Тиешле комиссия төзеләчәк, анда архив оешмалары, иҗади җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм хәрбиләр кертеләчәк.

"Махсус хәрби операция геройларына багышланган мемориалларны билгеләргә вакыт. Без Уфада Зорге мәйданында шундый мемориал төзү турында карар кабул иттек инде. Республика Хөкүмәтеннән финанслау чыганакларын билгеләүне һәм СВОда катнашучыларга мемориаллар проектлау эшен башлауны сорыйм. Бу бик мөһим эш. Тормыш шулай корылган- барысы да бик тиз онытыла. Ышаныгыз — бик аз вакыт узачак һәм безнең хәтердә, күңелләрдә бу сугыш турында бик күп нәрсә сакланмаска мөмкин. Хәтта сугыш предметлары да - гильзалар, мина һәм снаряд кыйпылчыклары, шәхси әйберләр, атылган каскалар һәм бронежилетлар. Боларның барысын да архивларда, китапларда, фильмнарда, ә иң мөһиме, безнең йөрәкләрдә сакларга кирәк. Үзебез һәм киләчәк буыннарыбыз өчен. Мондый әйберләрне онытканда, без милләт булудан туктыйбыз", - диде Радий Хәбиров.

 

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас