30 гыйнварда биредә #ДОМА күләмле республика фестивале узачак, анда якынча 2500дән артык кеше катнашачак.Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров сүзләренчә, республикадан чыккан, әмма башка шәһәрләрдә белем алучы студентлар һәм турыдан-туры республика вузларында укучылар катнаша ала. Төп максат - яшьләргә карьера һәм үз-үзләрен тормышка ашыру мөмкинлекләрен күрсәтү.
Фестиваль программасы ике блокка бүленгән: эшлекле өлеш (26-29 гыйнвар) - Евразия милли белем бирү үзәге студентлар кампусында сәнәгать, бизнес, агропром вәкилләре белән очрашулар һәм «Көрәш сарае"нда бәйрәм (30 гыйнвар) узачак. Алдынгы предприятиеләрне, яшьләр оешмаларын тәкъдир итү һәм, әлбәттә, күңелле мәдәни программа планлаштырылган.
Төп сюрприз - популяр артистлар чыгышлары. Сәхнәдә хедлайнерлар Baby Ti (Арслан Тимиров), Dj Vita Samurai (Виталина Медведева) һәм Фогель (Роберт Черникин) чыгыш ясаячак. Фестивальне «Mega Dance»дуэты алып барачак.
Катнашу бушлай, ләкин түбәндәге сылтама буенча алдан теркәлү таләп ителә: https://clck.ru/3QPfw5.
Фестиваль икенче тапкыр оештырыла. Былтыр ул үзенә 1500 студентны җыйды. Быел исә оештыручылар катнашучыларның тагын да күбрәк булачагын көтә.
"Молодежная газета" сайтыннан.