Яңалыклар
19 Января , 16:06

"Агро в Комплексе" конкурсында катнашыгыз!

«Агро в Комплексе»конкурсына материаллар кабул итү башлана.

"Агро в Комплексе" конкурсында катнашыгыз!"Агро в Комплексе" конкурсында катнашыгыз!
"Агро в Комплексе" конкурсында катнашыгыз!
Исегезгә төшерәбез, ул Башкортстан Республикасында 2024 елдан бирле үткәрелә һәм төбәктәге төп аграр форум – «Агрокомплекс» халыкара күргәзмәсе уңаеннан үткәрелә. 2026 елда чара Уфада 17-20 март көннәрендә узачак.
Конкурсны гадәттәгечә республика авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Башкортстан күргәзмә компаниясе оештыра.
Бу юлы журналистларга һәм блогерларга, шулай ук Башкортстанда иҗат белән мавыгучыларга ике номинациядә катнашу тәкъдим ителә: «Башкортстан агроинвесторы» һәм «Башкортстанныкы –  тәмле һәм файдалы».
Беренче номинациянең исеме үзе өчен сөйли. Ул Башкортстанның агросәнәгать комплексында инвестицион климат, тармакның төрле юнәлешләрендә эре инвестпроектларны гамәлгә ашыру турында материаллар бастырып чыгаруны күз уңында тота.
Авторга электрон массакүләм мәгълүмат чараларындагы постка яки материалга исем бирергә кирәк, шулай ук номинациянең исемен текстта күрсәтергә,  #АгроВкомплексе һәм  #АгроинвесторБашкортостана, #БашкирскоеЭто вкусноИполезно хештегы  (номинациясенә карап) булырга тиеш.
Конкурс 20 гыйнвардан башлана. Гаризалар һәм материаллар 13 мартка кадәр түбәндәге электрон почтага кабул ителәчәк: agrovkomplekse2026@mail.ru , Makarova.om@bashkortostan.ru
Постлар һәм материаллар фотография яки видеоролик белән текст материалы рәвешендә рәсмиләштерелергә мөмкин. Тулырак мәгълүматны һәм гариза тутыру формаларын конкурс турындагы нигезләмәдә табарга мөмкин  https://agriculture.bashkortostan.ru/documents/active/667491/
«Агро в комплексе» конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар һәр номинациядә I, II, III дәрәҗә дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә.
Бүләкләү тантанасы 17 мартта Уфаның ЭКСПО күргәзмә комплексында узачак.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас