Яңалыклар
18 гыйнвар , 14:17

Камилә Вәлиева яраткан спортына кайта

"Мин бозга кайтам"

Камилә Вәлиева яраткан спортына кайтаКамилә Вәлиева яраткан спортына кайта
Камилә Вәлиева яраткан спортына кайта

"Мин бозга кайтам"

Фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева спортка кайтуын хәбәр итте. «Дуслар, минем яңалыгым бар – мин зур бозга кайтам», – дип язды ул телеграм-каналында.

Ул инде кайларда чыгыш ясаячагын да хәбәр итә. «Әлбәттә, бик дулкынланам, әмма сикерүләр буенча Россия чемпионатында яңадан ярыш дәртен сизүне тагын да ныграк көтәм. Ә яңа программаларымның берсен беренче тапкыр Беренче канал Кубогында күрсәтәчәкмен – минем өчен бу үзенчәлекле бәйрәм булачак», – дип яза ул.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас