

Башкортстанда яшәүче бишенче сыйныф укучысы Эмир Билалов узган елның декабрь аенда ил Президенты Владимир Путин белән узган туры элемтәгә хат юллаган иде.
Малай Уфада Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге гимназия-интернатта укый, валторнада уйный һәм җитди рәвештә балык тоту белән мавыга. Җәйге балык тоту өчен спиннинг һәм кышын балыкка йөрү өчен бур турында күптән хыялланган ул.
Шуңа үз теләге турында Президентка язып карарга булган. Аның мөрәҗәгатен Башкортстан буенча Халык фронты активистлары да күрә. Алар Яңа ел алдыннан укучының хыялын тормышка ашыралар.
Кышкы каникулларда Әмир әтисе белән Белорет районында балык тотарга барган һәм бүләкләрне сынап караган. Малай сөйләвенчә, элек балыкка килгәндә, мәке тишәр өчен бур сорап, я башка балыкчыларга мөрәҗәгать итәргә, я киткәнен көтеп, алар чокыган урынны алырга туры килгән.
Хәзер исә Әмирнең үз коралы бар.