Яңалыклар
9 гыйнвар , 18:39

Башкортстан сәүдә министрлыгының «кайнар линия» элемтәсе булдырыла

Башкортстан сәүдә министрлыгында азык-төлек товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча «кайнар линия» эшли башлый.

Башкортстан сәүдә министрлыгының «кайнар линия» элемтәсе булдырылаБашкортстан сәүдә министрлыгының «кайнар линия» элемтәсе булдырыла
Башкортстан сәүдә министрлыгының «кайнар линия» элемтәсе булдырыла

12-30нчы гыйнвар көннәрендә Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү Министрлыгы азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия»не башлап җибәрә.

 — Безнең белгечләр республика халкына азык – төлек продуктлары өчен нормативлар мәсьәләләре буенча киңәшләр бирәчәкләр, сыйфатлы товарлар сайлау буенча киңәшләр бирәчәкләр, шулай ук сыйфатсыз продуктлар сатып алганда ничек эш итәргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатачаклар, — дип сөйләде Башкортостан Республикасының сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Азат Әскәров.

Бизнес вәкилләре һәм кулланучылар 8 (347) 218-09-78 «кайнар линия» телефоны буенча киңәшләшә алачак. Шалтыратулар 12-30 гыйнварда эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.  Ә 13.00 сәгатьтән — 14.00 сәгатькә кадәр тәнәфес.

Фото: БР Хөкүмәте порталы.

Башкортстан сәүдә министрлыгының «кайнар линия» элемтәсе булдырыла
Башкортстан сәүдә министрлыгының «кайнар линия» элемтәсе булдырыла
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас