Яңалыклар
3 Января , 09:45

Башкортстан һәм Үзбәкстан хезмәттәшлек турындагы документка кул куйды

«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан һәм Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе ике арадагы хезмәттәшлек турындагы килешүне тормышка ашыра башлый.

Башкортстан һәм Үзбәкстан хезмәттәшлек турындагы документка кул куйдыБашкортстан һәм Үзбәкстан хезмәттәшлек турындагы документка кул куйды
Башкортстан һәм Үзбәкстан хезмәттәшлек турындагы документка кул куйды

Моның өчен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Ташкент өлкәсе Хакиме Зойир Мирзаев белән эшлекле киңәшмә нәтиҗәләре буенча бирелгән йөкләмәләре нигез булды. Видеоконференция форматындагы очрашу 29 декабрьдә үткәрелгән иде.

Стратегик партнерлыкның төп юнәлешләре буенча фикер алышканда республика Башлыгы барлык башлангычларны гамәлгә ашыруны тизләтү өчен төгәл планлаштыру кирәклегенә басым ясады.

– Билгеләнгән срокларның ахырына кадәр һәр проект буенча нинди этапларны гамәлгә ашыруыбызны аңлау мөһим, – дип белдерде Радий Фәрит улы.

Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева сүзләренчә, быел апрельдә үк Ташкент өлкәсенең Бекабад районындагы технопарк территориясендә төзелешләр старт алачак.

Фото: pravitelstvorb.ru.

Башкортстан һәм Үзбәкстан хезмәттәшлек турындагы документка кул куйды
Башкортстан һәм Үзбәкстан хезмәттәшлек турындагы документка кул куйды
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас