+25 °С
Ясно


20 яшьлек Марина Потапова Уфаның Ленин районының төзекләндерү хезмәтендә инде икенче ел тракторчы булып эшли.
Уфа мэры Ратмир Мәүлиев әйтүенчә, бу гүзәл инде икенче ел Уфа юлларын һәм тротуарларын кардан чистарта.
“Ул эшне һәм Башкорт дәүләт аграр университетында укуын бергә уңышлы алып бара. Шундый тыйнак һәм көчле кызга чын күңелдән сокланам һәм горурланам! Уңышлар һәм авариясез эш телим”, – дигән теләген җиткергән Ратмир Мәүлиев.
Кайсыбер егетләрнең танауларына чиртәрлек мондый кыю кызга афәрин диясе генә килә.