Яңалыклар
2 гыйнвар , 06:19

Бер гаилә Яңа елны урманда каршылаган

Алар, навигаторга ышанып, юлны кыскартырга булган, әмма...

Ufa_rb  Бер гаилә Яңа елны урманда каршылаганUfa_rb  Бер гаилә Яңа елны урманда каршылаган
Бер гаилә Яңа елны урманда каршылаганФото:Ufa_rb

31 декабрьдә ир белән хатын, улларын һәм туган тиешле энеләрен алып, бәйрәмгә дип, Чиләбедән Башкортстанга юллана.

Навигатор кыска юлны күрсәтә: моның өчен М-5 трассасыннан читләшеп, урман-авыллар буйлап барырга кирәк була. Гаилә кыска юлны сайлый. Әмма урманга кергәч, кечкенә елгага тап булалар һәм шунда карга баталар... Элемтә дә югала.

Нәтиҗәдә, Яңа ел төнен машинада урман уртасында үткәрәләр.

Ә иртән, 10 километрдан артык юл үтеп, М-5 трассасыннан 55 километр ераклыктагы Лемеза авылын барып чыгалар чыгалар.

Анда алар ярдәм чакырталар. Бу вакытка гаиләне полиция эзләгән була. Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамлана һәм гаилә Чиләбегә кайта.

Кем әйтмешли, урау булса да юл яхшы...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас