

Башкортстанда кыш гадәттәгечә катлаулы һава шартлары − кар яву, буран, температураның кискен үзгәрүе, күрү мөмкинлегенең чикләнүе белән бергә бара. Мондый шартларда урам-юл челтәрен вакытында чистарту һәм юл өслеген бозга каршы материаллар белән эшкәртү мөһим. Уңайсыз һава торышы чорында хәрәкәткә вакытлыча чикләүләр кертелә. Декабрь аенда гына да федераль һәм төбәк әһәмиятендәге 12 автомобиль юлында шундый чаралар күрелде. Яңа ел бәйрәмнәрендә юлларда көчле кар яуган очракта 1200 берәмлектән артык махсус техника эшкә җигелергә мөмкин. Юл хезмәтләре штат режимында эшләячәк. Яңа ел һәм Раштуа ялларына махсус техниканың әзерлеге турында Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узган оператив киңәшмәдә фикер алыштылар.
- Яңа ел яллары − юлларга йөкләнеш арту чоры. Транспорт агымы арта. Ерак араларга йөрүләр саны арта. Шул ук вакытта һава шартлары бик тиз үзгәрергә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, муниципаль районнар администрацияләре башлыкларына бу көннәрдә вәзгыятьне шәхси контрольдә тотарга, элемтәдә торырга, теләсә нинди сигналларга оператив җавап бирергә һәм юл һәм коммуналь хезмәтләр эшендә өзеклекләргә юл куймаска кирәк. Безнең уртак бурычыбыз-өзлексез һәм имин йөрүне тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләргә юл куймау һәм, иң мөһиме, кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу, - дип ассызыклады Министрлар Кабинеты башлыгы.