

Атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2025 елда республиканың социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясады, шулай ук төбәкнең идарә командасы алдында торган актуаль бурычларны билгеләде.
- Башкортстан Гомумроссия трендлары юнәлешендә бара. Икътисадый һәм финанс кыенлыкларына карамастан, без икътисадның тотрыклылыгын һәм социаль йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итә алдык, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Быел яңа милли проектларны гамәлгә ашыра башладык. Гомумән алганда, алар уңышлы старт алды, һәм агымдагы елга максатчан ориентирларның күбесенә ирешелде. Федераль бюджеттан 37 млрд сум җәлеп ителгән һәм хәзерге вакытта 33 млрд сумнан артык акча үзләштерелгән, ягъни 93 процент.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, шул ук вакытта проблемалы зоналар да бар, аларны төзәтү өстендә 2026 елда актив эшләргә кирәк булачак.
Әйтик, быел торакны файдалануга тапшыру күрсәткечләренең бераз кимүе көтелә. 11 айда республикада 2,152 млн кв. м файдалануга тапшырылган, бу узган елгы дәрәҗәдән түбәнрәк. Исегезгә төшерәбез, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанда рекордлы 3,3 млн кв.м торак тапшырылган.
- Юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны белән бәйле вәзгыятьне тамырдан үзгәртергә кирәк. Бу елны без узган ел белән чагыштырганда азрак күрсәткечләр белән тәмамларбыз дип ышанам. Ел саен без аларны планлы рәвештә киметәбез. Хәтерлим, мин республика башлыгы булып эшли башлаганда бу күрсәткеч 562 кеше иде. Ә хәзер-400 дән кимрәк. Шуңа да карамастан, Россия Хөкүмәте куйган максатчан ориентир бездә әлегә үтәлми, – диде Радий Хәбиров. - Соңрак юлларда чокырларны ремонтлау башлангач, халкыбызда гадел шелтә туды. Без бик күп тәнкыйть алдык. Бу бик сизгер тема, шуңа күрә хөкүмәт игътибарын эшләрне вакытында башкарырга кирәклегенә юнәлтәм.