

Шәехзада Бабич һәм Һәдия Дәүләтшина исемендәге премия ияләре бүләкләнде.
Республика йортында Республика яшьләр Дәүләт премияләре лауреатларын бүләкләү узды. Анда Шәехзада Бабич һәм Һәдия Дәүләтшина исемендәге премия ияләре бүләкләнде.
Бүләкләрне Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең Җитәкчесе вазифаларын башкаручы Искәндәр Әхмәтвәлиев тапшырды.
2023, 2024 елларда әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге казанышлары өчен Шәехзада Бабич премиясе Дамир Таиповка, Заһидә Мусинага, Хәбир Аралбаевка бирелде. Премия булдырылуга 30 ел вакыт үтте, һәм быел премия 500 мең сум тәшкил итә. Ул 16 яшьтән 35 яшьтәге сәнгать әһелләренә бирелә.
Һәдия Дәүләтшина исемендәге премиягә 2025 елда Ниязбай Сәлимов балалар өчен язылган “Бәхетле як” исемле китабы өчен лаек булды.
Иҗат кешеләренә бирелә торган Дәүләт бүләкләре аларны тагын да зуррак казанышларга әйдәп торачак.