22 декабрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Салават районының Мөрсәлим авылыннан Максим Шаһиморатов һәм Октябрьский шәһәреннән Әминә Шәңгәрәева белән очрашты.
Максим, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, өйдә укыса да, иҗат белән актив шөгыльләнә һәм авыл клубында сәнгать түгәрәгенә йөри. Әтисе Максимның ике тапкыр “Салют” республика комплексында реабилитация узуы турында сөйләде.
Мөрсәлим авылы мәктәбе укытучысы Әлгизә Алибаева Максимның үзаллы укый башлавын, шулай ук рәсем ясау белән шөгыльләнүен аңлатты. Малай республика Башлыгына үзенең рәсемен бүләк итте һәм танкист булырга хыяллануы турында сөйләде.
– Бу – чын ир-ат хыялы. Киләсе елның мартында сине безнең “Патриот” паркына чакырам. Бик күп якты тәэссоратлар алырсың дип уйлыйм, – диде Радий Хәбиров.
Ул Максимның рәсемнәренең берсенә үз теләкләрен язды һәм аңа яңа ел бүләге тапшырды.
– Бу картина хәзер республика Башлыгы фотосы белән янәшә иң күренеп торган урында эленеп торачак. Мин аның кабинетында инде икенче тапкыр, минем өчен бу – зур бәхет, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Максим Шаһиморатов.
***
Шул ук көнне Башкортстан Башлыгының эш бүлмәсенә Октябрьский шәһәренең 22нче урта мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы Әминә Шәңгәрәева да килде.
Исегезгә төшерәбез, ноябрьдә узган Туры линиядә 10 яшьлек кыз Радия Хәбировка Республика көненә багышланган рәсемен бүләк итү теләге белән мөрәҗәгать итте.
Төбәк җитәкчесе үз эше турында сөйләде һәм укучыга Яңа ел бүләге тапшырды.
Кыз дизайнер булырга хыяллануы, икенче ел балалар сәнгать мәктәбендә укуы турында бәян итте.
– Мәктәпне тәмамлагач, Уфага укырга керергә, аннары туган шәһәремә кайтырга телим. Минем Яңа ел хыялым тормышка ашты, мин Радий Фәритовичка чакырырлар дип уйламаган да идем. Ул аралашуда бик гади, чын Кыш бабай кебек озын буйлы, – дип сөйләде Әминә үзенең хисләре белән уртаклашып.
– Балалар бүләк иткән эшләрне мин үз стенама элеп куярмын. Балалар рәсемнәрен күргәндә, йөрәк сөенә, – диде Радий Хәбиров. Һәм аның әйтүенчә, Яңа ел алдыннан барысының да бераз Кыш бабай ролендә буласы килә.