Һава торышы турында...
Башкортстанда 2025 елның соңгы атнасы һава торышы сюрпризларыннан башланачак, дип хәбәр итә Башгидрометүзәк синоптиклары.
Бүген, 22 декабрьдә, республикада бераз кар явачак, урыны белән уртача, кайбер районнарда бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача, урыны белән көчле җил исә. Көндез термометр баганалары -2, -7°күрсәтәчәк. Сишәмбе көнне, 23 декабрьдә, шулай ук кар явуы, урыны белән бозлавык, юлларда кар өермәсе, бозлавык көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле җил.
Төнлә -4, -9° ка кадәр суытачак, көндез һава температурасы -2, -7°тәшкил итәчәк.
Марат Вәлиев фотосы.