Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 декабрь , 12:11

Актив яшьләр өчен бик яхшы яңалык!

Дәүләт Җыелышы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасына конкурс бара. 

Башкортстанда Дәүләт Җыелышы каршындагы 8нче чакырылыш Яшьләр иҗтимагый палатасына конкурс буенча сайлап алу уза.

Конкур конкурста кем катнаша ала?

Яшьләр берләшмәсе яки коммерциячел булмаган оешмалар, студсовет, шәһәр яки район яшьләр советы яки сәяси партиянең яшьләр бүлеге вәкиле булган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Русия Федерациясе гражданины. Аның төбәкне үстерү өчен хокукый иҗат итү инициативасы проекты булырга тиеш.

Документларны 28 декабрьнең 18:00 сәгатенә кадәр тапшырырга мөмкин.

Шунысы мөһим: документлар кәгазь формада һәм кандидатның шәхсән катнашында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Уфа шәһәре, Зәки Вәлиди урамы, 46 йорт, 313 бүлмә, 9дан 18 сәгатькә кадәр (ялларны да кертеп).

Документларның барлык үрнәкләре һәм конкурс турындагы нигезләмә – Дәүләт Җыелышының рәсми порталында: vk.cc/cSCNzI

Мөмкинлекне кулдан ычкындырма!

#МПРФ #МОПРБ #ГоссобраниеРБ #КонкурсМОПРБ2025

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас