Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 декабрь , 14:19

“Владимир Путин белән ел йомгаклары” башланды

"Без МХОны тыныч юл белән тәмамларга әзербез һәм теләгебез дә шул", – диде Путин. 

Язгөл Сафина.  Видеодан скриншот
Видеодан скриншот Фото: Язгөл Сафина.

Бүген, 18 декабрьдә, “Владимир Путин белән ел йомгаклары” тапшыруы уза.

Аның кысаларында Русия Президенты Владимир Путин, гадәттәгечә, журналистлар һәм ил халкы сорауларына җавап бирә. Чара зур матбугат конференциясе белән берләштерелгән туры линия форматында уза. Тапшыру башланганда ил җитәкчесенә 3 миллионга якын сорау килгән иде.

Иң күп сораулар социаль темага багышланган. Әмма бүген халыкны иң нык борчыган сорау – махсус хәрби операция, диделәр алып баручылар Павел Зарубин һәм Екатерина Березовская.

Владимир Путин сүзен сугыш һәм тынычлык мәсьәләсеннән башлады, Русия махсус хәрби операция максатларына нинди юл белән ирешәчәк икәнлеген сөйләде.

– Без конфликтны тыныч юл белән тәмамларга әзербез һәм теләгебез дә шул, – диде ил җитәкчесе.

Ул шулай ук хәрби зонадагы бүгенге хәлләр тутында җентекләп бәян итте.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас