Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 декабрь , 17:22

Русия президенты МХО сәбәпләре турында

"Без сөйләшүләргә дә, конфликтны тыныч юл белән хәл итәргә дә әзербез".

Русия президенты МХО сәбәпләре турында
Русия президенты МХО сәбәпләре турында
Махсус хәрби операция Киев режимының Украинада рус телле халык хәвефсезлегенә куркыныч тудыручы кораллы борылыш ясавы аркасында башланды, диде Туры элемтә вакытында Владимир Путин чит ил журналисты соравына җавап биргәндә.
"Сугышны без башламадык. Бу сугыш 2014 елда Украинада конституциягә каршы кораллы борылыштан соң башланды. Аннары Украина көньяк-көнчыгышында хәрби хәрәкәтләр башлануы да шуннан. Без үзебезнең яктан ул чакта танылмаган Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы үзаллылыгын озак танымадык. Безне алдаганнан һәм Минск килешүләрен тормышка ашырганнан соң, Көнбатыш илләре булышлыгында Киев режимы тарафыннан башланган  сугышны тәмамлау өчен кораллы көчләр файдаланырга мәҗбүр булдык",- диде Владимир Путин.
АКШ президенты Дональд Трамп конфликтны тәмамлау өчен җитди тырышлыклар куя дип билгеләде В. Путин. Билгеләвенчә, Америка лидеры моны ихлас күңелдән эшли.
"Анкориджда президент Трамп белән очрашуда без Трамп тәкъдимнәре белән килештек һәм ризалаштык. Шуңа күрә, безне нәрсәнедер кире кага дип әйтү дөрес түгел һәм аңа бернинди нигез юк. Мәскәүдә булган очрашуларда безгә тәкъдимнәр ясалды һәм  билгеле компромиссларга бару үтенече белән безгә мөрәҗәгать иттеләр.  Анкориджга баргач мин безнең өчен гади булмаган тәкъдимнәр булачак дип әйттем.  Шуңа күрә безне нәрсәнедер кире кага икән дип әйтү бөтенләй урынсыз һәм нигезсез. Мәсьәлә тулысынча Көнбатыш оппонентлары: тәү чиратта Киев режимы башлыклары һәм Европа спонсорлары ягында.  Без сөйләшүләргә дә, конфликтны тыныч юл белән хәл итәргә дә әзербез",- диде Владимир Путин.
 
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас