Башкортстанда медиасфераның иң яхшы вәкилләрен - җәмгыятькә һәм илгә хезмәт итүчеләрне хөрмәтләделәр.
16 декабрьдә Уфада БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында 2025 ел нәтиҗтәләре буенча “Дөреслек. Җаваплылык. Кыюлык” конкурсына йомгак ясалды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров лауреатларга премияләрне шәхсән үзе тапшырды.
- Журналистика өлкәсендә республиканың төп премиясе - "Дөреслек. Җаваплылык. Кыюлык” премиясен икенче тапкыр тапшырабыз. Без нәкъ менә шундый атаманы очраклы сайламадык. Премия әлеге критерийларга туры килгән тулысынча җавап биргән СМИ вәкилләренә бирелә. Андыйлар булган хәлләр турында дөрес һәм объектив сөйли. Һәр сүз өчен җаваплы. Илебезгә, җәмгыятебезгә каршы алып барыла торган аяусыз мәгълүмати сугышта батырларча көрәшә. Дөресен сөйләү һәрвакытта да җиңел һәм күңелле түгел. Әмма алар моны чын журналистика принципларына нигезләнеп эшлиләр. Һәм без моны бәялибез, аларны бик хөрмәт итәбез һәм үз партнерларыбыз дип саныйбыз.
Һәркемгә профессиональлеге, таланты, чыдамлыгы һәм бер тапкыр сайлаган эшенә тугрылыгы өчен рәхмәт белдерәм, –диде җиңүчеләрне сәламләп төбәк җитәкчесе.
«Кыюлык» номинациясендә җиңүчеләр арасында “Йәшлек” хәбәрчесе Зөһрә Яһүдина да бар. Ул махсус хәрби операция зонасында булып, барысын да үз күзләре белән күргән. Гәзит укучыларга якташларыбызның ничек хезмәт итүләре турында бәян итте. Язмаларының геройлары - хәрби техникага хезмәт күрсәтүче хәрби механиклар, яраланганнар, контузияләнгән яугирләрне сафка кайтаручы хәрби медиклар. Журналист шулай ук "Җиде кыз" проектын булдыручылар һәм 31-нче мотоукчылар полкының Сергей Зорин исемендәге танк батальоны сугышчылары турында язды.
“Дөреслек. Җаваплылык. Кыюлык” конкурсы 2023 елда Радий Хәбиров инициативасы белән гамәлгә куелган иде. Бу республикада 6 млн сумлык бүләк фонды булган бердәнбер журналистлар конкурсы. Эксперт советы тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 20 җиңүче билгеләнә, аларның һәркайсы 300 мең сум премия ала.