Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 декабрь , 16:29

Балалы гаиләләргә яңа ярдәм чарасы күрсәтеләчәк

Шул ук вакытта башка ярдәм чараларына да хокук сакланып калачак.

Балалы гаиләләргә яңа ярдәм чарасы күрсәтеләчәк
Балалы гаиләләргә яңа ярдәм чарасы күрсәтеләчәк
2026 елның 1 гыйнварыннан балалы гаиләләр өчен өстәмә ярдәм чаралары булдырылачак, дип белдерде ил башлыгы "Владимир Путин белән туры элемтә" программасында.
Сүз ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар өчен гаилә салым түләве турында бара. Шул ук вакытта башка ярдәм чараларына да хокук сакланып калачак. 
Мәгълүм булуынча, Башкортстанда матди иминлекләре һәм балалары санына карамастан, бала туган барлык гаиләләр дә  дәүләт матди ярдәменә исәп тота ала. Шул ук вакытта күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, ялгыз аналар һәм инвалид балалары булган ата-аналарга өстәмә финанс ярдәме күрсәтелә.
 
 
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас