Барлык яңалыклар
Яңалыклар
14 декабрь , 13:55

Туган телне саклау һәм үстерү максатыннан

Бәйрәм чарасы сәүдә-күңел ачу үзәгендә узды.

Туган телне саклау һәм үстерү максатыннан
Туган телне саклау һәм үстерү максатыннан

Ел саен 14 декабрьдә республикада башкорт теле көне билгеләп үтелә. Дата 2019 елда Башкортстан Башлыгы Указы белән билгеләнде һәм XIX гасырның бөек башкорт мәгърифәтче шагыйре Мифтахетдин Акмулланың туган көненә багышланды. 

Бу көнне «Мега» сәүдә үзәгендә башкортларның мәдәниятенә һәм традицияләренә кагылырга теләүчеләр өчен берничә мәйданчык эшләде. Республика халык иҗаты үзәге, БР Халыклар дуслыгы йорты һәм Башкорт дәүләт филармониясе осталары кул эшләре һәм музыка кораллары буенча мастер-класслар оештырдылар.

Бөтен җирдә Башкорт теле яңгырап торды – сәхнәдә танылган артистлар һәм яшь талантлар чыгыш ясады. 

Фото: Матбугат хезмәте.

 

Туган телне саклау һәм үстерү максатыннан
Туган телне саклау һәм үстерү максатыннан
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас