Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 декабрь , 21:44

РУВИКИ энциклопедиясе Сферумда да бар

МАХ милли мессенджерындагы Сферумда РУВИКИ интернет-энциклопедиясе белән куллану мөмкинлеге барлыкка килде.  

МАХ милли мессенджерында Сферум мәгариф киңлегендә РУВИКИ интернет-энциклопедиясе белән куллану мөмкинлеге барлыкка килде.  

Аның ярдәмендә педагоглар, укучылар һәм аларның ата-аналары кызыксындырган сорауларны бирә һәм аларга энциклопедиянең верификацияләнгән материаллары нигезендә тиз һәм киңәйтелгән җаваплар ала алалар.

 Аннан файдалану өчен:

- Сферумны ачасыз.

- “Сервислар” виджетын сайлыйсыз.

- “Помощник РУВИКИ” чат-ботын эшләтеп җибәрәсез.

- Сорау бирәсез – җавап аласыз.

“Без кулланучыларыбызга күбрәк мөмкинлекләр һәм файдалы сервислар бирү өчен Сферумны даими үстерәбез. Русия энциклопедиясе белән партнерлык – бу юнәлештә мөһим адым. РУВИКИ командасы экспертлар тарафыннан тикшерелгән сыйфатлы материалларга йөз тота. Сферум белән кулланучыларның, бигрәк тә балаларның актуаль, файдалы һәм шул ук вакытта хәвефсез контентка керү мөмкинлеген ала алуы – безнең өчен бик мөһим. Сферумдагы яңа сервис педагогларның фокус-төркеме кысаларында сынау үтте  һәм югары бәя алды”, – ди VKның стратегик проектлар буенча вице-президенты Рөстәм Хәйбуллов. 

“РУВИКИ ярдәмчесе” интеграциясе – мәктәп программасы буенча сорауларга төгәл җавап алу өчен гади һәм уңайлы ысул. Сферум өчен без махсус  рәвештә өстәмә яшь фильтрларын һәм кулланучыларны яклау механизмнарын карадык. Мәгълүматның дөреслеген, аның хәвефсезлеген һәм һәркем файдалана алырлык булуын тәүмин итүче платформа белән хезмәттәшлек итәргә шатбыз. Ул безнең кыйммәтләргә туры килә”, – ди РУВИКИ генераль директоры Владимир Медейко.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас