Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 декабрь , 16:07

"30 ел бергә"

Бөтендөнья башкортлары корылтаеның 30 еллыгына багышланган халыкара гыйльми-гамәли конференция үтте.

https://vk.com/kurultaibashkir
Фото: https://vk.com/kurultaibashkir

Бүген, 11 декабрьдә, Уфаның “Торатау” конгресс-холлында Бөтендөнья башкортлары корылтаеның 30 еллыгына багышланган халыкара гыйльми-гамәли конференция үтте.

Түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүләрдә милләтләр арасындагы тынычлыкны, теләктәшлекне ныгыту, башкорт халкының рухи мәдәниятен саклау һәм үстерү, чит төбәкләрдә яшәгән милләттәшләргә ярдәм итү мәсьәләләре күтәрелде. Тематик мәйданчыкларда Корылтай тарихындагы төп вакыйгалар, Русия позицияләрен ныгытуда милли иҗтимагый оешмаларның роле турында фикер алыштылар. Шулай ук эшкуарлар мәйданчыгы эшләде, ә яшьләр Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте буенча белемнәрен интерактив викторинада бәяләде. Башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре булган чит төбәкләр вәкилләре уртак эшләр турында килеште.

Шуны әйтергә кирәк: Бөтендөнья башкортлары корылтае республиканың район һәм шәһәрләрендәге 70 бүлекчәне берләштерә.  Русиянең 36 төбәгендә башкорт иҗтимагый оешмалары эшли. Шулай ук чит илләрдә яшәп, Башкортлар корылтае белән хезмәттәшлек итүче ватандашлар да күп. Алар барысы да башкорт халкының мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен саклау, дөнья җәмәгатьчелегендә республикабызның абруен ныгыту буенча актив эшлиләр, дип әйтелде бу көнне.

Тарихка күз салсак, моннан 30 ел элек, 1995 елда, Бөтендөнья башкорт корылтае карары белән оешманың Башкарма комитетының беренче составы формалаштырыла. Бөтендөнья башкорт корылтаеның югары органы булып съезд (корылтай) тора. Ул биш елга бер тапкыр җыела. 1995 елдан 2025 елга кадәр алты съезд үткәрелгән.

Традиция буенча, әлегесендә дә ел буена башкарылган эшләргә йомгак ясалды, бүләкләү тантанасы узды.

 

https://vk.com/kurultaibashkir
https://vk.com/kurultaibashkir
https://vk.com/kurultaibashkir
Фото: https://vk.com/kurultaibashkir
Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас