Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 декабрь , 16:21

Башкорт теле көне бәйрәме узачак

Ул 14 декабрьдә Уфадагы МЕГА сәүдә үзәгендә булачак. 

14 декабрьдә Уфадагы МЕГА сәүдә үзәгендә Башкорт теле көненә багышланган бәйрәм узачак.

Башкортстан Башлыгы указы белән 2019 елдан алып ел саен 14 декабрьдә Башкорт теле көне билгеләнә. Быелгы елда да бу уңайдан республикада бәйрәм чарасы узачак. Оештыручысы – Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы.

Чара 12.00 сәгатьтә башлана. Анда катнашучылар өчен төрле мәйданчыклар эшләячәк: Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты һәм Халык иҗаты үзәге осталарыннан осталык дәресләре, аниматорлар чыгышы, интерактивлар, викториналар һәм уеннар карала. Теләүчеләр Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе осталары белән милли музыка инструменты – курайны үз куллары белән эшли ала. Чараның алып баручысы – Милли яшьләр театры актеры Шаһит Хамматов.

Бәләкәчләр өчен дә кызык программа әзерләнгән. Алар өчен Башкорт дәүләт курчак театры актерлары “Шыксыз үрдәк бәпкәсе” спектаклен куячак, “Тамыр” вокал ансамбле һәм “Гаилә” башкорт балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре кызыклы номерлар белән чыгыш ясаячак.

Бәйрәм барышында махсус фотозона да эшләячәк, һәр теләгән кеше анда истәлеккә фотога төшә ала.

Вакыты: 14 декабрь, 2025 ел, 12:00-15:00 сәгать.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас