Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 декабрь , 08:43

Балалар фольклориадасы бездә узачак

Безнең республикада 100дән артык милләт вәкиле дус һәм тату яши.

https://www.bashinform.ru
Фото: https://www.bashinform.ru

Башкортстанда 2026 елда өченче Бөтенрусия балалар фольклориадасы узачак.

Мәгълүм булуынча, Русия Президенты Владимир Путин 2026 елны Русия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан итте. 

Башкортстан өчен бу тема аеруча якын, диде бу уңайдан республика Башлыгы Радий Хәбиров Мәдәниятне үстерү советы утырышында.

“Безнең республикада 100дән артык милләт вәкиле дус һәм тату яши. Без бай күпмилләтле мәдәниятебезнең, барлык казанышларыбызның терәге буларак бердәмлегебезне кадерлибез. Киләсе елда Башкортстанның өченче Бөтенрусия балалар фольклориадасын кабул итүе символик мәгънәгә ия. Русия Мәдәният министрлыгына күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерәсем килә”, – дип ассызыклады төбәк җитәкчесе.

Әлеге форумны сыйфатлы оештыруны һәм уздыруны тәэмин итү бурычы республика Хөкүмәтенә йөкләнәчәк.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас