Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 декабрь , 20:04

Бабич һәйкәленә чәчәкләр салынды

Радий Хәбиров Бөтендөнья башкортлары корылтаеның 30 еллыгы уңаеннан Бабич һәйкәленә чәчәкләр салды.

https://glavarb.ru
Фото: https://glavarb.ru

Радий Хәбиров Бөтендөнья башкортлары корылтаеның 30 еллыгы уңаеннан Бабич һәйкәленә чәчәкләр салды.

Бүген, 11 декабрьдә, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөтендөнья башкортлар корылтаеның 30 еллыгы уңаеннан башкорт шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабич һәйкәленә чәчәкләр салды.

Исегезгә төшерәбез: һәйкәлне 2019 елның июнендә ачтылар. Аның авторы – скульптор, Русиянең халык рәссамы, элек Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим һәйкәле өстендә эшләгән Андрей Ковальчук. Скульпторның уе буенча, Бабич бер кулында шигырьләр китабы тоткан, ә икенчесе белән үз халкына мөрәҗәгать иткән кебек. Монументның гомум биеклеге – 6 метр чамасы. Постамент – граниттан, һәйкәл үзе бронзадан эшләнгән.

 

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
Фото: https://glavarb.ru
Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас