Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 декабрь , 15:05

Журналистлар җыелды

“Өмет” гәзитенең корректоры Дилә Халикова Башкортстан Башлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде!

https://glavarb.ru/
Фото: https://glavarb.ru/

Бүген, 9 декабрьдә, Уфада Башкортстан Журналистлары берлегенең XXIV съезды узды.

Республиканың Дәүләт Җыелышы – Корылтай бинасында узган чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия Журналистлары берлеге рәисе Владимир Соловьев катнашты.

Республика Журналистлары берлеге рәисе Вәдүт Исхаков оешманың соңгы 5 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

“Безнең төбәк бүлеге – Русия Журналистлары берлегендә иң эреләрнең берсе. 1800 тирәсе кеше берлек әгъзасы булып тора. Аларның 300е соңгы 5 елда безнең сафларга керде. 2021 һәм 2022 елларда безнең Союз эш нәтиҗәлелеге буенча ил төбәкләре арасында Русиядә беренче өчлеккә керде. Бүген дә эш тынып тормый”, – дип бәян ите Вәдүт Исхаков һәм башкарылганнарга кыскача күзәтү ясады. Ул журналистика тармагына республика җитәкчелегеннән игътибар һәм ярдәм арта баруын билгеләде. 

Радий Хәбиров, үз чиратында, барлык массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә югары һөнәри осталык һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде.

"Безнең җәмгыятькә каршы чын мәгълүмати сугыш бара, сез аның алгы сызыгында торасыз. Мондый катлаулы шартларда дөрес булмаган мәгълүматка, фейкларга оста каршы тору мөһим", – дип белдерде төбәк җитәкчесе. 

Аның әйтүенчә, Башкортстанның медиатармагы – ул зур, көчле профессионаллар командасы. "Дәүләт мәгълүмат чараларында гына 2,5 меңнән артык кеше эшли. Республикада телевидение һәм радиоканаллар, муниципаль телестудияләр челтәре бар, 6 телдә 146 матбугат басмасы чыгып килә. Электрон мәгълүмат чаралары актив үсә. Һәм алар барысы да мөһим социаль миссияне үти – дәүләт һәм җәмгыять арасында бәйләнеш урнаштыра, үзара аңлашуны яхшырта, ышаныч мохите тудыра, кешеләрне ялганнан һәм алданудан саклый", – дип ассызыклады республика Башлыгы.

Ул, махсус хәрби операция зонасында булып, яу кырын үз күзләре белән күргән, солдатлар белән аралашып, алар сөйләгәннәрне республика халкына җиткерүче хәрби корреспондентлар аерым игътибарга лаек диде. Бу уңайдан Башкортстанда, илдә беренчеләрдән булып, хәрби хәбәрчеләр турында закон кабул ителде. Бу канун хәрби корреспондентларның статусын, аларга дәүләт ярдәме чараларын ныгыта.

Бу көнне Радий Фәрит улы хәрби корреспондент таныклыгын тапшырды. Аңа 9 кеше лаек булды. Алар – БСТ телеканалы хезмәткәрләре Азат Садрыев, Айнур Кәбиров, Ильяс Батыргәрәев, Илдар Юлдыбаев, Гүзәл Хәмитова, Булат Садриев, Иван Шабрин, “Башинфор” мәгълүмат агентлыгыннан Эдуард Кускарбәков һәм республика Журналистлары берлегенең рәисе Вәдүт Исхаков.

Русия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев үз чыгышында республика җитәкчелегенә тармакка ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстан журналистлары союзын актив эшләүчеләрнең берсе дип бәяләде.

Шунысын да әйтергә кирәк: журналистлар арасында гуманитар ярдәм әзерләүчеләр, волонтерлык белән шөгыльләнүчеләр дә шактый. Бөрҗән районының “Таң” гәзите редакциясе водителе Иршат Сәетбатталов МХО зонасына 70 тапкырдан артык гуманитар ярдәм илткән. БСТ телеканалы водителе Иван Шабрин гомумән алганда МХО зонасында 367 көн уздырган.

“Мондый мисаллар күп. Якташларыбызга ярдәм иткәннәре өчен барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә”, – диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы шулай ук республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Алар арасында “Өмет” гәзитенең корректоры Дилә Халикова булу – безнең өчен аеруча куанычлы. Ул Башкортстан Башлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне котлыйбыз! Алда тагын да матур уңышлар көтеп торуын телибез.

***

Съездда шулай ук республика Журналистлар берлегенең яңа уставын кабул иттеләр һәм төбәк берләшмәсе рәисен сайладылар. Бу вазифага бертавыштан янә Вәдүт Исхаков сайланды.

https://glavarb.ru/
https://glavarb.ru/
Фото: https://glavarb.ru/
Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас