

19 декабрьдә “Владимир Путин белән ел йомгаклары” узачак. Программа эфирга Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә чыгачак.
Гадәттәгечә, дәүләт башлыгы туры эфирда узып баручы елга нәтиҗәләр ясаячак, журналистлар һәм халыкның сорауларына җавап бирәчәк.
Аңа кадәр һәркем үз соравын җибәрә ала. Моны берничә юл белән эшләп була: программа сайтында – moskva-putinu.ru (Москва-Путину.рф), 0-40-40 номерына СМС яки ММС-хәбәр ярдәмендә һәм 8-800-200-40-40 телефоны буенча. Сораулар шулай ук махсус мобиль кушымта аша кабул ителә (аның турында программаның сайтында белергә мөмкин).
Текст һәм видео сорауларны “Вконтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләре аша җибәрергә мөмкин. Программаның рәсми төркемнәре – vk.com/moskvaputinu һәм ok.ru/moskvaputinu. Моннан тыш, MAX мессенджерындагы чат-боттан файдаланырга мөмкин – max.ru/moskvaputinu.
Сораулар Мәскәү вакыты белән 4 декабрьнең 15.00 сәгатеннән 19 декабрьдә программа тәмамланганчыга кадәр кабул ителә.