

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге 2025 елга йомгак ясады. Уфада узган тантаналы чарада татар җәмәгатьчелеге алдында Татарстан республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та чыгыш ясады. Чарада республикабыздагы иҗтимагый оешмаларның узып баручы елдагы эшчәнлеге барланды. Васил Габделгаяз улы милләт киләчәге хакына хезмәт салучыларга, эшчәнлеге белән башкаларга үрнәк булган якташларыбызга бүләкләр тапшырды. Татарстан Республикасы Рәисе указы нигезендә татар мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Башкортстан Республикасының «Юлдаш» радиотапшырулар студиясенең мәгълүмат-музыкаль каналы программаларын алып баручы Рания Билаловага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, С.Юлаев исемендәге Башкортстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, дистәләгән татар артистлары әзерләүче педагог Таңчулпан Бабичева, «Рәйхан» клубы әгъзасы, «Башкортстан мөслимәләре» оешмасының Кушнаренко бүлекчәсе җитәкчесе Рәсимә Гаделова, Республика табиб-физкультура диспансерының Стәрлетамак филиалы мөдире, табиб, борынгы татар китапларын туплаучы Заһир Гаянов, Туймазы шәһәре «Җидегән йолдыз» фольклор җыр ансамбле музыкаль җитәкчесе Илдар Гыйсаметдинов һәм башкалар Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде.
«Самри» заманча этно кием бренды авторы Әлфия Абдуллина, блогер, «Роксана» радиосының алып баручысы, «Татарча фатирник» яшьләр оешмасының актив әгъзасы Рузилә Байкова,«Күпер» сөйләм клубы оештыручысы Рөстәм Батталов һәм башкалар татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
«Юлдаш» радиосы алып баручысы Азат Фазлыйәхмәтовка, Башкортстанның атказанган артистлары Айдар һәм Алмаз Юнысовларга Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе тапшырылды.
Кыйгы районы Тугызлы авылының төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Улдановага Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, ә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Юлия Шәрифуллинага Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклап калу һәм үстерү өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.
Милләтпәрвар якташларыбызны очраштыручы, аралаштыручы һәм берләштерүче тантаналы чара һәрвакыттагыча җыр-моң белән башланып китте. Әмма башка еллардан аермалы буларак быелгы бәйрәмдә кунаклар каршында милләтебезнең киләчәге булган балалар чыгыш ясады. Аларның дәртле биюләре, күңелле җырлары, шаян шигырьләре өлкәннәр тарафыннан көчле алкышларга күмелде.