Яңалыклар
3 Декабря 2025, 16:27

Ә син гәзит-журналга язылдыңмы әле?

5 декабрьдә Уфада «Китап» нәшрияты кибетендә Матбугатка язылучылар көне узачак. Катнашучылар өчен махсус программа каралган.

Ә син гәзит-журналга язылдыңмы әле?Ә син гәзит-журналга язылдыңмы әле?
Ә син гәзит-журналга язылдыңмы әле?

Бу көнне теләге булган һәркем «Республика Башкортостан» нәшрият йортының газета-журналларына ташламалы бәяләрдән языла һәм «Добрая подписка» акциясендә катнаша алачак. Үзегезгә, әти-әниләрегезгә, дусларыгызга һәм ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ барлык кешеләргә - ветераннарга, СВОда катнашучыларның гаиләләренә, авыр тормыш хәлендә булган кешеләргә менә дигән яңа ел бүләге ясау мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

Исегезгә төшерәбез, 3-10 декабрьдә республикада вакытлы матбугатка ташламалы хакка язылу декадасы уза. Бу чорда язылу бәяләре максималь отышлы, ә һәр язылу квитанциясе призлар уйнатуда катнаша.

Сезне 5 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча көтәбез: Уфа, Ленин ур., 26, «Китап " кибете.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас