Яңалыклар
1 декабрь 2025, 13:22

Сорауларына җавап алганнар

Башкортстанда яшәүчеләр республика җитәкчесе Радий Хәбиров белән 11 ноябрь көнне үткән туры бәйләнеш вакытында 2,4 мең сорауга җавап алган.

Сорауларына җавап алганнарСорауларына җавап алганнар
Сорауларына җавап алганнар

Бу турыда оператив киңәшмәдә республика башлыгы хакимиятенең җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Искәндәр Әхмәтвәлиев хәбәр итте.

Бу көнне Радий Хәбировка 9 591 мөрәҗәгать килгән, шуның 3236 сы җавап бирелми торган сораулар. 6 355 мөрәҗәгатьне эшкә алганнар, 3919 сорауга әлеге вакытта җавап әзерләнә.

  • Кайбер сораулар шунда ук хәл ителде. – диде Искәндәр Әхмәтвәлиев. – Әйтик, Дуван районының Мәсәгут авылында сәүдә үзәге янына баскыч куелда, кушнаренко районының иске Кормаш авылы мәдәният йортына яңа тавыш җиһазлары тапшырдылар.

Күп сораулар автомобиль юлларына кагылган, шулай ук халыкны иң күбе торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү мәсьәләләре борчый.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас