Яңалыклар
1 Декабря 2025, 13:33

"Китап" сезгә бәйрәм әзерли

Яраткан артистларыгыз белән кызыклы программа көтә.

"Китап" сезгә бәйрәм әзерли"Китап" сезгә бәйрәм әзерли
"Китап" сезгә бәйрәм әзерли

 “Китап” нәшрияты укучылар өчен бәйрәм әзерли.11 декабрьдә “Китап” кибетендә “ПоЧитатели книг" проекты кысаларында кызыклы очрашу көтелә. Башкорт һәм татар эстрадасы йолдызларын күрү, аларның тавышы белән китап тыңлау һәм башка кызыклы программа планлаштырыла. “Бүреләр” төркеме солисты Илшат Абдуллин, Лиана Хәбибуллина, Рөстәм Гыйззәтуллин, “Дәрвиш-хан” төркеме солисты Ринат Зарипов, Ильяс Батыргәрәев белән онтылмаслык очрашу үтәчәк. Яраткан артистлардан автографлар алырга, алар белән фотога төшергә, аларның бәләкәй чакта нинди китаплар укуы турындагы кызыклы истәләлекләрне тыңларга була. Бу көнне китапларга махсус ташламалар булачак. 500 сумнан китап сатып алучылар лотереяда катнашачак.

Чыганак: mgazeta.https://yandex.ru/search?text=mgazeta.com%2Fnews%2Fnovosti%2F2025-12-01%2Fizdatelstvo-kitap-gotovit-prazdnik-dlya-chitateley-4488362&source=tabbar&products_mode=1&serp-reload-from=tabcom/news/novosti/2025-12-01/izdatelstvo-kitap-gotovit-prazdnik-dlya-chitateley-4488362

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас