Яңалыклар
1 Декабря 2025, 13:42

Галәм кайчан барлыкка килгән?

Күренекле русия астрономы, физика-математика фәннәре кандидаты Владимир Сурдин Югары көч һәм Галәм турында лекцияләр сөйләде.

Галәм кайчан барлыкка килгән?Галәм кайчан барлыкка килгән?
Галәм кайчан барлыкка килгән?

Уфа шәһәрендәге вузара студентлар кампусында Фән ае кысаларында күренекле русия астрономы, физика-математика фәннәре кандидаты Владимир Сурдин Югары көч һәм Галәм турында лекцияләр сөйләде.

Владимир Сурдин – Русиядә иң күренекле асторономнарның берсе. Аның лекцияләрендә һәрвакыт тулы заллар – студентлар, мәктәп укучылары, укытучылар һәм яшь тикшеренүчеләр – барсы да зур кызыксыну белән аның экзопланеталар, заманча телескоплар, галәм барлыкка килү турындагы гипотезалар турындагы һәр сүзен йотлыгып тыңлыйлар.

Владимир Сурдин Уфадагы вузара кампус турында үз фикерен әйтте.

  • Миңа монда эшләве бик уңайлы булды, - диде ул. – Уфа цивилизациягә әзер. Аудитория идеаль – зал, экран, акустика – барсы да яхшы уйланган.

Чыганак: campusufa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас