

Русия Дәүләт Думасы депутаты, республиканың “Ирләр коры” оешмасы җитәкчесе Зариф Байгускаров әтиләрнең җәмгыятьтә абруен күтәрүгә һәм әтиләр белән балалар арасындагы бәйләнешләрне ныгытуга юнәтелгән чараларны даими үткәрә. Әниләр көне алдыннан да шундый матур чара узды.
Бу көнне Башкортстанның “Ирләр коры” әниләргә бүләк әзерләү өчен әтиләр белән улларны Уфаның “МОСАФИР” остаханәсендә җыйды. Малайлар осталарның һәм әтиләрнең ярдәмендә бик тырышып күн эшләнмәләр – ачкыч савытлары, паспорт тышлыклары, картхолдерлар – ясадылар. Аларның күбесе тире белән беренче тапкыр эш итүгә карамастан, бүләкләр бик матур килеп чыкты. Һәрчак ярдәм итәргә әзер әтиләр янәшәдә булганда, башкача булуы мөмкин дә түгел иде.
“Бүген, кызганычка каршы, әтиләр һәм балалар үзара аз аралаша һәм шушы күренеш безне әлегедәй очрашулар оештырырга этәрде, – ди Зариф Закир улы. – Әтиләр – көнозыны эштә, ә балалар – гаджетларда, һәм бу, ни кызганыч, нормага әйләнеп бара. Үсеп килүче буын өчен әтиләрнең кыйммәтләрен һәм принципларын үзләштерү бик мөһим, һәм безнең максат – бу бәйләнешне көчәйтү. “Ирләр коры” рухлы, принципиаль ир-атларны, җәмгыятьнең әхлакый үзәген тәшкил итүчеләрне берләштерә. Әниләр көненә багышланган очрашуыбыз очраклы түгел. Әниләр өчен балалар бар күңелләрен салып әзерләгән бүләктән дә кадерлерәк нәрсә юктыр дип ышанам”.
Ул шулай ук “МОСАФИР” остаханәсенә нигез салучы Азамат Юлдашбаевка, “Ирләр коры”на ярдәм итеп, чараны оештырганы өчен рәхмәт белдерде.
Азамат Юлдашбаев үз чиратында “куллар белән эшләү”нең мөһимлеген һәм мондый бүләкнең аеруча кыйммәт булуын ассызыклады. Әйткәндәй, аның остаханәсе эшләнмәләре чит илләрдә югары бәяләнә һәм күбесе экспортка китә, Русиядә 5-7 проценты гына кала.
“Мөгаен, бездә һөнәрчелек эшләнмәләренә тиешле бәя бирелмидер, – ди Азамат Рамил улы. – Әлегә кул хезмәтенең кыйммәтен тирән аңлау юк. Ул киң индустриализация вакытында яки аннан соң бераз соңрак сүнә башлады. Ә элек осталарның даны еракларга билгеле булган. Уникаль товарларга мәхәббәтне яңартырга вакыт. Шуңа мин һәркемгә якыннарына, туганнарына, дусларына, сөйгәннәренә һөнәрчеләрнең эшләнмәләрен бүләк итәргә киңәш итәм. Алар кыйммәте буенча теләсә нинди штампланган сувенирдан күпкә өстенрәк. Шуңа мин остаханәмне, материалларны бирергә әзермен, ә хезмәткәрләрем һәрчак ярдәм итәргә әзер. Безнең әниләребез сөюче куллар ясаган бүләкләргә лаек”.
Бу көнне остаханәдә җылы мохит хөкем сөрде. Егетләрнең кулларында эш уйнады, искиткеч шәп бүләкләр ясалды. Ә иң мөһиме – әтиләр белән уллар арасында ышаныч һәм мәхәббәт җепләре үрелде.