Яңалыклар
28 Ноября 2025, 05:56

Урыныгыз җәннәттә булсын...

Күренекле композиторыбыз Роза Сәхәветдинова вафат.  

Урыныгыз җәннәттә булсын...Урыныгыз җәннәттә булсын...
Урыныгыз җәннәттә булсын...

Күренекле композиторыбыз Роза Сәхәветдинова вафат.

 

Милли музыка дөөньясы зур югалту кичерде. Күренекле композиторыбыз - Роза Сәхәветдинова вафат булды.

Роза Хәйдәр кызына 88 яшь иде.

Композиторның күпьеллык иҗат багажында 700 гә якын музыкаль әсәр бар. Роза Сәхәветдинованың матур, истә калырлык җырлары күп кенә популяр башкаручылар репертуарына керде, җырлары халык җырларына әверелде. Роза Сәхәветдинова-Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев ордены кавалеры, Мифтахетдин Акмулла һәм Рәми Гарипов исемендәге премияләр лауреаты, Русия һәм Башкортстан Композиторлар берлеге әгъзасы. Республиканың Мәдәният министрлыгында хәбәр итүләренчә, хушлашу бүген, 28 ноябрьдә, Башкортстан дәүләт филармониясендә була. Матәм тантанасы 11 сәгатьтә башлана. Аны Чакмагыш районында – композиторның әнисенең кече ватанында җирлиләр.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас