Яңалыклар
27 Ноября 2025, 14:24

МАХ чат-боты аша МФЦга язылырга мөмкин

Ул ышанычлы, хәвефсез һәм уңайлы.

МАХ чат-боты аша МФЦга язылырга мөмкинМАХ чат-боты аша МФЦга язылырга мөмкин
МАХ чат-боты аша МФЦга язылырга мөмкин
Быел сентябрьдән алып Башкортстан Республикасы Күпфункцияле үзәгенең (МФЦ) МАХ милли мессенджерында рәсми чат-бот эшли башлады. Чат-бот кешеләргә дәүләт һәм муниципаль ярдәм күрсәтү нәтиҗәлелеген, шулай ук хезмәтләр алганда уңайлылыкны арттыру, финанс  һәм вакытлы чыгымнарны киметү максатында булдырылган.
Чат-бот МФЦ бүлекчәләренә кабул ителүгә язылу, аны алыштыру, мөрәҗәгать статусын, үзәкләр эше графигын һәм аларның адресларын белү мөмкинлеген бирә.  Файдаланучылар шулай ук күрсәтелгән хезмәтләр статусы сыйфатын бәяли һәм теләкләрен калдыра алалар.
-Бүген МАХ мессенджерында чат-ботлар аша 2 меңнән артык кеше "Минем документлар" үзәкләренә алдан кабул ителүгә  язылуны рәсмиләштерде. Моның ышанычлы, хәвефсез һәм уңайлы корал булуын билгелисем килә, - диде Башкортстан Республикасының МФЦ директоры урынбасары Эльвира Габдрахимова.
Чат-бот белән эшли башласын өчен МАХ мессенджеры кушымтасын смартфонга күчерергә кирәк, аннан соң QR-кодны укырга яки "МФЦ Республики Башкортостан"да эзләүдә чат-ботны табарга кирәк булачак. 
 
Фото: pressaufa.ru
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас