Яңалыклар
21 Ноября 2025, 11:21

Яшьләр Курск өлкәсенә ярдәм итә

Башкортстан волонтерлары Курск өлкәсенә территорияләрне тергезүдә ярдәмгә килде.

https://molodez.bashkortostan.ruhttps://molodez.bashkortostan.ru
Фото:https://molodez.bashkortostan.ru

16-23 ноябрьдә Курск өлкәсендә “#МЫВМЕСТЕ с Курской областью” программасы буенча гуманитар миссия уза, аны “Добро.рф” ассоциациясе Росмолодежь оешмасы белән берлектә оештыра.

Бу – атышлардан зыян күргән чик буе территорияләрен тергезү һәм үстерү буенча Бөтенрусия инициативасының бер өлеше. Волонтерлар иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүдә халыкка ярдәм итәчәк, гуманитар складларда һәм учреждениеләрдә ярдәм күрсәтәчәк.

“Башкортстаннан программада катнашырга хәл иткән 10 кешедән торган делегация килде. Алар зыян күргән чик буе районнарының социаль инфраструктурасын тергезүдә ярдәм итәчәк, шулай ук җирле халыкка адреслы, көнкүреш һәм башка ярдәм күрсәтәчәк”, – ди Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров.

Волонтерларга вакытлыча урнаштыру пунктларында, складларда һәм гуманитар ярдәм пунктларында ярдәм күрсәтергә, җәмәгать территорияләрен төзекләндерергә һәм җыештырырга, администрациягә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүдә ярдәм итәргә, йорт яны территорияләрен төзекләндерергә һәм җыештырырга, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне тергезергә, агачлар утыртырга кирәк булачак.

https://molodez.bashkortostan.ru
Фото:https://molodez.bashkortostan.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас